Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылында яшәүче ветеран Камил Моталлап улы Кашаповка – 100 яшь!

Ютазы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камил ага Кашаповка бүген 100 яшь тулды.

Татарстан Республикасы яшьтәше булган бер гасырлык аганы олуг һәм искиткеч тарихи юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин шәхсән тәбрик итте. Ул Бөек Ватан сугышында башыннан алып ахырга кадәр катнашкан һәм туган җиренә бөек җиңү белән әйләнеп кайткан карт фронтовикка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Камил ага Кашаповны зур юбилее белән Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов язган котлау хатларын да кабул итте.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев