Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылыннан Солтановлар гаиләсен рух байлыгы бизи

Биш балага гомер бүләк иткән Айгөл Солтанова “Ана даны” медале белән бүләкләнде.

Ютазы авылында яшәүче Айгөл һәм Айдар Солтановлар гаиләсе, беренче карашка, башка гаиләләрдән берни белән дә аерылмый кебек. Гади авыл гаиләсе, итәк тулы бала-чага, таза йорт-җир, мал-туар, кош-корт... Гаилә башлыгы нефтьче булып эшли, хатыны – хуҗабикә. Әмма әлеге гаилә әгъзалары белән якыннанрак танышып, эчке мохитләрен барез тойгач, аларның үз кыйбласы һәм йолалары, үз кәсепләре һәм, иң мөһиме, рух байлыгы булуын аңлыйсың.

Солтановларның ике өлкән уллары инде читтә, үз көннәрен үзләре күрә. Алтынчы сыйныфта белем алучы Самат гер спорты белән шөгыльләнә. Күркәм казанышларга ирешә торган улларын әти белән әни дә хуплый. Аның өчен залда хәтта спорт почмагы ясап куйганнар. Башлангыч мәктәптә укучы кызлары Самина чит телләр өйрәнү белән мавыга. Дүрт яшьлек төпчекләре Сөләйман әнисе белән өйдә тора.

Әлеге сөйкемле һәм ачык йөзле хатын-кызның кулыннан килә торган эшләре шактый булып чыкты. Узган елда хәләл җефете ясап биргән инкубаторда чебешләр, каз бәбкәләре чыгарып үстергән. Быел кош-корт ассортиментын үрдәк бәбкәләре белән киңәйтүне күздә тотучы хуҗабикә яшелчә рассадалары да үстерә. Айгөл әле хәйриячелек белән дә шөгыльләнә булып чыкты.

Солтановлар гаиләсе турында район гәҗите битләрендә укырга мөмкин.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев