Ютазы балаларныа хокук сакчыларыннан бәйрәм күчтәнәче
Якынлашып килүче Яңа ел алды көннәрендә һәр сабый могҗиза көтә. Ә инде бу теләкне бераз булса да тормышка ашыруда погонлы Кыш бабай белән Кар кызы ярдәм итүе үзе бер могҗиза.
Быел да Кыш бабай ролен балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция майоры Айдар Нурисламов башкарды, аның ярдәмчесе Альбина Багауова Кар кызы булды. Алар Яссытугай, Кәрәкәшле, Ютазы, Урал, Урыссу торак пунктларныда яшәүче малайларга һәм кызларга 25 Яңа ел бүләге тапшырды.
“Полиция Кыш бабае” хәйрия акциясен оештыручылар - РФ Эчке эшләр министрлыгынң Ютазы районы бүлеге хезмәткәрләре балаларның барлык хыялларын тормышка ашыра алмасалар да, аларның күңелендә якты уй-хисләр, иртәгәге көнгә ышаныч уяттылар.
Илмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев