Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы кырлары уңыш вәгъдә итә

Аграрийлар, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов җитәкчелегендә, район кырларын карап чыкты.

Район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре кырларның торышы белән танышты, аммиак селитрасы белән тукландыруның кайда таләп ителүен, кайсы кырларда, мәсәлән, көнбагыш басуларында, рәт арасын эшкәртүнең максатка ярашлы булуын билгеләде. Авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин билгеләп үткәнчә, әлеге агрочара гербицидлар куллануны тулысынча алыштыра. Ачык яшел төстәге үсемлекләргә карап, кислородның җитеп бетмәвен ачыкларга мөмкин, моны, әлбәттә, төзәтеп була. Артык дымлылык кайбер кишәрлекләрдәге үсемлекләрнең җиргә авуына китергән. Тиешле препаратларны куллансаң, аларны яңадан торгызырга мөмкин.

Һәр хуҗалыкның чәчүлекләренә тукталып торыйча, шуны билгеләп узарга кирәк, барлык хуҗалык игенчеләре дә үз вазифаларына җаваплы карый. Алар элегрәк чәчелгән культуралар турында онытмый, әйтик, уҗымнарның торышы буенча, аларны торгызу икътисади яктан максатчан түгеллеге күренеп торса, кырны яңадан чәчү кебек эшләрне дә күз уңыннан ычкындырмыйлар.

Әйе, бу ел иген кырлары уңышлы, ә терлек азыгы мул булуны вәгъдә итә. Ташландык, чүп үләннәре баскан җирләргә килгәндә, бездә алар юк. Һәрхәлдә, район һәм тулаем республика җитәкчелеге шушы максатны күздә тотып эшли. Ватаныбыз икмәгендә Ютазы икмәгенең дә өлеше булсын өчен, җир эшкәртелергә, кырлар тулы башаклары белән сөендерергә тиеш.

Шулай да... «Р. Халатян» һәм «А. Тимербаев» крестьян-фермер хуҗалыклары җирләре мактанырлык түгел. Моңа кырларны карап чыккан район аграрийлары да игътибар итте. Аларның сөйләшүендә шундый фикер яңгырады: мондый җирләр читтән килгән инвесторлар өчен кызыктыргыч урын булып тора. Ә бу безгә кирәкме соң?

 

Фотогалерея:http://yutazy.ru/photo/yutazinskie-nivy-obeshchayut-byt-urozhaynymi 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев