Ютазы районы аграрчылары ышанычлы киләчәккә нигез сала
Моннан бер ел элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җитәкче булып килгән Аяз Шафигуллин яңа эш урынында очрашкан беренче кыенлыкларны искә төшерергә яратмый.
Шулай да язгы кыр эшләренә хуҗалыкларның матди һәм рухи яктан түбән хәзерлек белән якын килүе өчен борчылуын ул әле дә оныта алмый.
- Әмма республика Хөкүмәте һәм федераль бюджеттан үз вакытында күрсәтелгән саллы ярдәм район авыл хуҗалыгы тауары җитештерүчеләре өчен тоннельдә күренгән яктылыкка тиң булды. Хуҗалыклар кредит рәсмиләштерде, аннан да бигрәк, алар үз-үзләренә ышанып, көчләрен мобильләштерү бәрабәренә без чәчү кампаниясен чагыштырмача уңышлы башкарып чыгуга ирештек, - дип сөйли Аяз Әдип улы.
Язын табигать-ана да механизаторга йөз белән борылды – үз вакытында яуган яңгырлар, җир йөзен җылыткан кояш нурлары иген кырларын, күзләрне иркәләп, тигез шытымнарга төрде, күңелдә өмет чаткысы уятты. Әмма кырчылык тармагы эшчеләре алдында торган сынаулар моның белән генә бетмәгән булып чыкты – җәен торган ифрат эссе көннәр үсемлекләр торышында тискәре чагылыш тапмый калмады - сабан культуралары сыната төште. Тик көзге икмәкләр безнең климат шартларында аеруча да чыдам булуын тагын бер кат исбатлады – һәр гектардан уртача 30 центнер бөртек җыеп алырга мөмкин булса, арада тагын да мулрак уңыш биргән участоклар булды. Быел көзге чәчү мәйданы 2105 гектарга арттырылып, барлыгы 6533 гектар тәшкил итте...
Бу хакта тулырак язма белән бүген чыгачак район гәҗите битләреннән танышырга мөмкин булачак.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев