Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы авыл эшчәннәре хуҗалык елына йомгак ясады

Бүген Ютазы авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре узып бара торган 2020 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, алда торган елга яңа бурычлар билгеләде.

Чарада район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Наил Усманов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, кырчылык һәм терлекчелек тармагы белгечләре, баш хисапчылары, икътисадчылар һәм фермерлар катнашты.

Төп доклад белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнгы Андрей Борисов чыгыш тотты. Ул 2020 елның авыл эшчәннәре өчен уңышлы килүен билгеләп узды. Продукция җитештерү төрләре буенча анык анализ ясады. Районның баш инженеры Азат Мәхмүтов районда машина-трактор паркын ныгыту буенча да күләмле чарарлар күрелүен билгеләп узды. Районның баш мал табибы Наил Усманов киләсе елда терлек үлемен киметү максатында күрелергә тиеш булган кисәтү чаралары турында сөйләде.

Киңәшмәне район  башлыгы Аяз Шәфыйгуллин йомгаклады. Ул

Тукай исемендәге җәмгыять хисапчысы Гөлназ Сөнәгәтуллина Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы буенча 300 000 сумга бердәм түләү буенча сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев