Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы “Гармония” үзәге халык белән янәшә

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Ютазы районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коронавирусны профилактикалауга кагылышлы мәсьәләләр буенча кайнар линия телефонына 33 мөрәҗәгать керде.

65 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнардан, инвалидлардан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр, асылда, азык-төлек, дарулар китерү һәм торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләү кебек үтенечләр белән бәйле.

Ял һәм бәйрәм көннәренә карамастан, үзәк белгечләре һәр шалтыратуны оператив һәм намус белән кабул итә һәм аларны үзләре үк ахыргача башкарып чыга. Алар шул рәвешле әби-бабайларга, шулай ук хроник авырулы кешеләргә коронавирус пандемиясен кичерергә һәм өйләреннән чыкмаска ярдәм итә.

Без тагын бер кат Ютазы районы кешеләрен, аеруча өлкән буын вәкилләрен мөмкин кадәр үз-үзләрен изоляцияләүләрен, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәрен үтәргә, күңел төшенкелегә бирелмәскә, социаль челтәрләрдәге төрле мәгълүматка ышанмаска өндибез.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев