Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы халкы чәчәкләр бәйгесендә

“Чәчәкләрнең күңелле әйлән-бәйләне” бәйгесендә катнашу өчен быел район предприятиеләре һәм учреждениеләреннән, җәмгыять оешмалары һәм шәхси затлардан 24 заявка кабул ителде.

  Һәрвакыттагыча, чәчәкләр бәйгесендә район мәгариф оешмалары зур активлык күрсәтте. Үз эшләрен тәкъдир итүдә балаларны да җәлеп итү, әлбәттә, уңай күренеш. Урыссу гимназиясе, 3 санлы мәктәп коллективлары чын-чынлап табигать могҗизасы тудырган иде. Урыссу коррекцион мәктәп-интернаты коллективы һәм “Электросоединитель” җәмгыяте дизайнер-рәссамнары чәчәкләр дөньясыннан фотозона ясаган.

Район мәдәният йортлары һәм клублары да хәзерләп алып килгән барлык эшләр дә искиткеч матур иде. Шулай да Иске Каразирек авылы мәдәният йорты башкарган күләмле эшне, гомумән, көндәшлектән тыш иде дип курыкмыйча әйтергә була. Бәйге жюриенең генә әлеге эшне лаеклы бәяләмәве генә күңелләрдә юшкын тудырды...

Район пенсионерлар берләшмәсе дә, сукырлар оешмасы да бәйгегә тулы бер сәхнәләштерелгән тамаша хәзерләп килгән булып чыкты. Әлеге чара турында туларык язма һәм бәйге җиңүчеләре белән агымдагы атнада чыгачак район гәҗите битләреннән тынышырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев