Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы халкы өчен Россия көне нинди көн?

Әлеге сорауны без ютазылыларга юлладык һәм берьюлы аларның теләкләрен дә тыңладык.

Аяз ШАФИГУЛЛИН, район башкарма комитеты җитәкчесе:

- Кешенең туган көне булган кебек, һәр дәүләтнең дә туган көне була. Табигый ки, һәр язмыш туган көннән башлана. Безнең илнең дә тормышы төрле дәверне кичерде. Шуңа күрә узган еллардан сабак алып, аларның тәҗрибәсен өйрәнеп, тотрыклы киләчәк кору һәр россияленең изге бурычы булырга тиеш. Барыгыз да нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим!

 

Гөлназ ШӘРӘФИЕВА, күп бала анасы:

- Безнең өчен Россия көне – ул бәйрәм көн. Гаиләбез һәм балаларыбыз белән бергә булу, бергә-бергә аралашу өчен яхшы бер мөмкинлек. Якташларыма бәрәкәтле матур тормыш юлдаш булсын!

 

Айнур ӘХМӘДИЕВ, “Уңыш” җәмгыяте директоры:

- Россия көне авыл эшчәннәре өчен гади эш көне. Шуңа карамастан, без үз илебез белән горурланабыз. Үз хезмәтебез белән аның икътисадын тагын да тотрыклы итү өчен зур көя куябыз. Барлык Ютазы районы яшәүчеләренә сабырлык һәм якты киләчәк теләп калам.

 

Гүзәлия ФӘХЕРТДИНОВА, загс бүлеге начальнигы:

- Мин Россия гражданиныы һәм мин бу бәйрәмне ихлас күңелдән шатланып кабул итәм. Өстәвенә, безнең районда 12 июнь көнне тагын бер яңа гаилә туачак. Димәк, бу көн безнең өчен икеләтә бәйрәм. Сәламәт булыгыз, барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын!

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев