Ютазы районы халкы Республика көнен бәйрәм итте
Бәйрәм “Халыклар дуслыгы” музыкаль композициясе белән башланды.
“Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле, кунак булып килгән иҗат төркемнәре, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары үзләренең якты һәм аһәңле чыгышлары белән халкыбызның зур талантлы, бай күңелле, илһамлы булуын тагын бер кат раслады. Безнең белән бергә Республика көнен бәйрәм итәргә бик күп кунаклар, шул исәптән Татарстан Инвестицион-венчур фонды директоры урынбасары Арсен Савва да килгән иде.
- Безнең район – Татарстан Республикасында киләчәккә якты өмет белән карап, тотрыклы үсеш юлыннан атлаучы районнарның берсе. Мин аның җөмһуриятебез көньяк-көнчыгышының “энҗе бөртегенә” әвереләчәгенә зур ышаныч белән карыйм. Моңа ирешү безнең мул икмәкле иген кырларыбыз, җиләк-җимешле бай урманнарыбыз, нык тормыш белән яшәүче авылларыбыз, иң мөһиме, чын һөнәрманнарыбыз бар, - дип сүз алган район башлыгы Рөстәм Нуриев җитештерү өлкәсенең һәр тармагына бәя бирде. “Алда безне тагын да бик күп яңа идеяләр һәм планнар көтә. Әлеге программаларны тормышка ашыруда без, әлбәттә, үз республикабызга таянабыз һәм моның өчен без Татарстан Илбашлыгы Рөстәм Миңнехановка, Наил Маганов җитәкчелегендәге “Татнефть” компаниясенә бик рәхмәтлебез, - дип сүзен йомгаклады район башлыгы.
Бәйрәмне котлаулар церемониясе һәм концерт дәвам итте. бу хакта тулырак язма белән җомга көнне басылачак район гәҗитендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев