Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы медицина коллективының рейтингы үсә

Бүген Урыссу гимназиясенең актлар залында узган Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы советы эшендә ТР сәламәтлек министры урынбасары Владислав Виниченко катнашты.

Районның баш табибы Светлана Шакирова үзе җитәкли торган хезмәт коллективының 2018 елда башкарган эшчәнлегенә йомгак ясады. Һәр тармак эшенә анык анализ ясаган җитәкче хезмәттәшләре алдына яңа бурычлар куйса, медицина советында министрлык вәкиле катнашудан файдаланып, республика ярдәме таләп ителгән мәсьәләләрне дә көн кадагына чыгарды.
Үз чиратында сүз алган Вдадислав Виниченко Урыссу үзәк район хастаханәсе эшчәнлегендә уңай үзгәрешләр күзәтелүен, аеруча аның республика рейтингында 42 урыннан 30 урынга күтәрелүен мактап телгә алды. Шул ук вакытта ул гражданнарның социаль өстенлекләргә ия булган категориясе белән эшне тагын да җитдиләндерү мөһимлеген ассызыклады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашучыларны район тормышы белән, шул исәптән, агымдагы елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
Медицина советы күңелле миссия белән тәмамланды. Республика һәм район бүләкләре кабул иткән кешеләр арасында табиблар, шәфкать тутшлары, лаборантлар, техник персонал бар иде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев