Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы механизаторлары башкарган хезмәт лаеклы бәяләнә

Бүген район кырларында игеннәрне урып-җыюда мәшгуль игенчеләр район башлыгы премиясен кабул итте.

 

Уракта катнаша торган механизаторларга матди стимул турындагы положениегә ярашлы 20 августка кадәр 500 тонна ашлык суктырган комбайнчыларга 1500 сум күләмендә премияне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов тапшырды. 
Менә алар урак батырлары – Тукай исемендәге җәмгыятьтән Венер Әхмәтҗанов, “Таң” җәмгыятеннән бертуганнар Марат һәм Ринат Галиевлар һәм Ришат Вәлиев, “Кәрәкәшле” җәмгыятеннән Марат Нуриманов, “Уңыш” җәмгыятеннән Илдар Галиев, “Нәбиуллин” хуҗалыгыннан Рамил Басыйров һәм Едик Гайнетдинов, “Вафауллин” хуҗалыгыннан Рәфис Яушев һәм Рөстәм Садыйков, “Гәрәев” хуҗалыгыннан Радик Хәкимуллин һәм Дамир Гәрәев. 
Андрей Владимирович әлеге тырыш авыл эшчәннәренә республика күләмендә игълан ителгән бәйгедә дә лаеклы урын алуларын теләде.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев