Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы ветераннары хөрмәтнең үзәгендә

​​​​​​​Иске Каразирек авылында гомер итүче тыл ветераны Минмөхәммәт Габдрәшит улы Рәхмәтуллинга 95 яшь тулды.

1923 елның 3 сентябрендә дөньяга килгән малайга туган авылы мәктәбендә башлангыч белем алырга гына насыйп була. Нужа бабай аны бик иртә колхоз эшенә чыгарга мәҗбүр итә. Бераздан ул тракторчы һөнәрен үзләштерә. Техника белән бик тиз уртак тел тапкан егетне машина-трактор станциясендә бригадир итеп билгелиләр. Минмөхәммәт Рәхмәтуллин 1948 елда өйләнә. Бер-бер артлы өч кызчыгы туган гаилә башлыгы җәмгыять тормышы белән актив яшәргә дә өлгерә. Ул озак еллар участок сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Хезмәт юлының соңгы егерме елын тегермәнче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Минмөхәммәт Габдрәшит улы Рәхмәтуллин күп санлы онык һәм оныкчыкларының җылы даирәсендә картлыгын каршы ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев