Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында чит балалар юк

Бүген район мәдәният йортында аз керемле һәм имин булмаган шартларда яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнә торган малайлар һәм кызлар, инвалид балалар, асрамага алынган сабыйлар өчен Яңа ел бәйрәме узды.

Чыршы бәйрәменә 200 бала чакыру кабул итте. Район торак пунктларыннан җыелган малайлар һәм кызлар өчен район мәдәният йорты артистлары әкият геройлары катнашында күңелле тамаша белән чын бәйрәм рухы бүләк итте. Уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашкан балаларның берсе дә призсыз калмады. Ә менә Кыш бабай белән Кар кызыннан барлыгы 397 данә Яңа ел бүләген 220 аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче, 114 асрамага алынган һәм 63 инвалид бала кабул итеп алачак, дип хәбәр иттеләр район халыкны социаль яклау бүлегендә.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев