Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында терлек азыгы хәзерләү акрын бара

Бүген Тукай исемендәге җәмгыять базасында узган оператив киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин терлек азыгы туплау кампаниясенең акрын темпларда баруын тәнкыйть итте.

Бүгенге көндә бары тик “АгроМир”, “Тукай исемендәге һәм “Ансель Вафауллин” агроколлективлары гына сенаж сала. Калган хуҗалыкларда сусыл азык хәзерләүгә керешүне артык сузалар. Күпчелек урында төп сәбәп техника төзек булмау белән бәйле.

Аграрчылар Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары сенаж сала торган кырда да булды. Алар теземнәрдә ята торган күпьеллык үләннең дымлылыгын тикшерделәр. Теземнәр артык калын булу сәбәпле, үләннәр тиз кибә алмый. Нәтиҗәдә бу сенаж сыйфатында нык чагылыш таба. Шуңа күрә хуҗалык җитәкчелегенә үлән уру технологиясен яңадан карарга киңәш ителде

Авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре башка темаларга да сөйләште. Бүген терлек азыгы хәзерләү белән беррәттән авыл эшчәннәре алдында чиста парларны эшкәртү, яфрак аша игеннәрне тукландыру, ашлык комбайннарын ремонтлау бурычлары тора. Сүз уңаеннан, июль аеның беренче ун көнлегендә ашлык комбайннарын кабул итеп, районда республика комиссиясе эшләячәк. Ә бу исә уракка кереп китәргә дә күп вакыт калмый дигән сүз.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев