Ютазы районының иң оста шахматчылары Азнакайда ярышты
Бүген күрше Азнакай шәһәренә иң оста шахматчылар җыелды.
Биредә шахмат буенча республика төбәк ярышлары уза.
Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш районнары һәм шәһәрләре арасында Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Хәләфетдин Шәмсетдинов истәлегенә шахмат буенча Азнакай районы шәхси-команда ярышлары оештырылды. Әлеге сәгатьләрдә аклы-каралы шахмат тактасы артында Баулы, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Азнакай шәһәре һәм районнарыннан килгән шахматчылар белән беррәттән безнең Балалар иҗаты үзәге командасы һәм шәхси беренчелек өчен һәвәскәр уенчылар көч сынаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев