Ютазы районының кыр эшчәннәре киңәшмәгә җыйналды
Бүген Ютазы авылы мәдәният йортында агроконференция узды.
Анда район авыл хуҗалыгының мөһим мәсьәләләре - терлекчелек һәм үсемлекчелек турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Марсель Таһиров, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, белгечләр һәм башкалар катнашты.
Язгы кыр эшләре алдыннан уздырылган мондый киңәшмә – кыр эшчәннәре өчен гадәти очрашу. Алар узган авыл хуҗалыгы елы эшчәнлегенә йомгак ясыйлар, төрле сәбәпләр аркасында килеп чыккан җитешсезлекләрне ачыклыйлар. Очрашуда чыгыш ясаучылар барлык юнәлешләр буенча җентекле мәгълүмат бирделәр, якын киләчәккә бурычлар билгеләделәр, киләсе авыл хуҗалыгы елы игенчеләргә һәм терлекчеләргә уңайлы булырга тиеш, дигән ышанычларын белдерделәр.
Тулырак мәгълүмат - «Ютазы таңы» гәзитендә.
Фотогалерея:http://yutazy.ru/photo/agrarii-yutazinskogo-rayona-sobralis-bolshoy-sovet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев