Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районының сәләтле балалары – бер сәхнәдә

Шимбә көнне Ютазы авылы мәдәният йортында районның талантлы малайлары һәм кызлары слеты узды.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Укуда өлгер, спортта җитез, җәмгыять томышы активистларын район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул төрле дәрәҗәдә узган фән олимпиадаларында казанышларга ирешкән укучыларга Ютазы районы башлыгы грантларын тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова спорт ярышларында җиңү яулаган укучыларны мактау грамоталары белән билгеләп узды. Ютазы районы буенча Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле бүлекчәсе рәисе Наилә Хөснетдинова “Татар кызы һәм татар малае – 2018” район бәйгесендә уңыш елмайган мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары нәниләренә медальләр тапшырды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева агымдагы уку елы нәтиҗәләре буенча Урыссу гимназиясе директоры Гөлдания Белаловага -“Интеллект”, 3 санлы мәктәп директоры Лилия Таһировага “Укучылар спартакиадасы җиңүчесе” күчмә кубокларын тапшырды. Чара музыкаль номерлар белән аралашып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев