Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы районының терлекчелек тармагы үсеш юлыннан атлый

Агымдагы хуҗалык елы республика күләмендә нәселгә таналар үстерү елы дип игълан ителде.

Әмма безнең районның яшь фермеры Ансель Вафауллин бу юнәлештә катгый чаралар күрергә инде 2016 елда ук керешкән иде. Рационга престартер азык кертеп, ул соңгы өч елда бозауларның көнлек үсешен 368 граммга арттыра алды. Әйтергә кирәк, быел әлеге хуҗалыкта яшь малларны тәүлек саен 780 граммга симертүгә ирешәләр. Әлеге алдынгы карашлы фермер куллана башлаган технология бөтен республикага тәкъдир иттелде һәм бик күпләр шуның буенча эшләрен корды.

Әлеге технологияне районда “Уңыш”, “Таң”, Тукай исемендәге хезмәт коллективлары да уңышлы файдалана. Нәтиҗәсе күз алдында. Уңышлыларны алсак, биредә өч айга кадәр бозауларның тәүлеклек артымы 731, “Таң”да 711 грамм булса, ә менә Тукай исемендәге җәмгыятьтә исә ул 765 грамм җиткән. Әлеге хуҗалыкның барлык мал торакларында автомат су линияләре булуы да уңай динамикага ныклы нигез булып тора. Терлекчелек тармагы эшчәнлеге турындагы язма белән район гәҗитенең җомга санында таныша ачаксыз.

Ильмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев