Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы йолдызчыклары - ата-бабалар җирендә

“Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле Башкорт иленең Ярмәкәй районында узган “Буыннар җирендә” Ык төбәгендә яшәүчеләрнең халыкара фестивалендә катнашып, үзенең иҗат сезонын башлап кайтты.  

“Ата-бабалар җирендә” этно-фольклор фестивалендә быел да катнашуга чакыру кәгазе алган Ютазы йолдызчыклары ут күршеләрдә үзләренең иң дәртле биюләре белән кунак булып кайтты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова җитәкчелегендәге иҗат коллективы бу көнне өч төрле бию белән сәхнә тотты. Безнең яшь йолдызчыкларыбызның матур сыннары, тигез хәрәкәтләре, зәвыклы күлмәкләре, әлбәттә, тамашачыны гашыйк итми калмады – алар II дәрәҗә лауреты булды. Агымдагы елда иҗат сезонын менә шулай уңышлы башлап җибәргән ансамбльнең алдагы көннәре дә уңышлы булсын дип телисе килә.

Ильмира ГАЛИЕВА

Минзилә АБДУРАХМАНОВА фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев