Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы йолдызчыклары – бию марафонында

26 гыйнварда “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле Казан шәһәрендә узган Россия шәһәрләре арасында беренче бию марафонында чыгыш тотты.

Барлыгы 57 бию тәкъдим ителгән мәдәни чарада Ютазы районыннан 31 бала катнашты. Мәртәбәле жюри каршында җиде номер белән чыгыш тоткан республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова җитәкчелегендәге “Ютазы йолдызлары” иҗат коллективының сәләте бу юлы да югары бәяләнде. “Ой, Варенька” һәм “Жаркое лето” биюләре белән сәхнәгә чыккан “Серпантин” төркеме беренче һәм өченче дәрәҗә лауреаты булды. Ансамбльнең юниорлары һәм яшьләре тамашачы күңелен биш төрле бию белән яулады. “Проходка” биюе өчен алар беренче дәрәҗә лауреаты дипломы белән бүләкләнсә, яһүд, төрек, татар биюләре башкарып, безнең кызлар һәм малайлар икенче дәрәҗә лауреаты булып танылды. Мексика кызлары бию белән чыгыш ясаган ансамбль солисткалары Айгөл Абдурахманова, Алия Галиева, Эльвина Рәфыйкова марафонның өченче дәрәҗә лауреаты булды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев