Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы авыл җирлегендә гражданнар җыены узган

Ютазы авыл җирлегендә гражданнар җыены узган елда республика нефтьчеләре көче белән ремонтлана башлаган мәдәният йортында үтте.

Әлеге социаль объектны төзекләндерүгә җирлек республика бәйгесендә откан бер миллион сум грант та сарыф ителгән. Әмма биредә эшлисе эшләр әле шактый.

- Иң әүвәл, тамаша залында эстетик күренеш тудырырга кирәк - яктырту приборларын, утыргычларны алмаштыру таләп ителә. Сездәге кебек иркен сәхнә хәтта район үзәгендәге мәдәният йортында да юк. Шуңа күрә республиканың танылган артистларын да без биредә кабул итә башладык. Язын 25 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итәргә хәзерлек алып баручы "Ютазы йолдызлары" ансамбле дә үз концерты белән биредә сәхнә тотачак. Шулай булгач, агымдагы елда Ютазы авыл җирлеге халкын тагын да зур эшләр һәм якты бәйрәмнәр көтә, - дип район башлыгы Рөстәм Нуриев үз чыгышында юкка гына билгеләп узмады.

Чыннан да үткән елда җирлектә төзекләндерү чаралары күләмле башкарылды һәм без бу хакта газета битләре аша бер тапкыр гына сөйләмәдек. Юллар, утлар, сулар, чишмәләр, зиратлар, карт агачларны кисү һәм яшь үсентеләр утырту буенча өмәләр - кул тимәгән бер генә тармак та калмаган. Сүз уңаеннан, ачылып калган тимер юл буенда быел пирамидаль тирәкләр утыртыла башлаячак. Алар ким дигәндә дә ун-унбиш ел эчендә төз һәм матур посадка булып үсеп җитәчәк һәм сезнең торак пунктка килеп керү тагын да күркәмләнәчәк, дип белдерде район башлыгы.

Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина сүзләреннән аңлашылганча, территориядә урнашкан бөтен төр предприятиедә 2015 елда тотрыклы эшләү бәрабәренә җирле бюджет яхшы тулыланган, ә бу үз чиратында торак пунктларны төзекләндерү эшләре алып бару өчен зур мөмкинлекләр тудырган. Тик менә үзара салым түләүгә генә барлык гражданнар да намуслы карамаган. Авыл җирлеге даими рәвештә аңлату эшләре алып баруга, һәр ихатаны йөреп чыгуга карамастан, әлеге төр салым буенча нибары Ютазы элеваторы коллективы гына тулаем исәп-хисап ясаган, ә менә район кулланучылар берлеге хезмәткәрләре түләргә тиешле акчаның бары тик 76 проценты гына җыелган.

Ютазы авыл җирлегендә узган атнада 26 мәйданчыкта каты көнкүреш калдыклары өчен 72 контейнер урнаштырылган - бу агымдагы елда район торак пунктларында кертелә торган яңалыкларның берсе. Әлеге юнәлештә эшне без язын, кар эрегәч дәвам итәчәкбез - контейнерлар саны артачак, алар махсус фундаментка урнаштырылачак, ихаталанып алыначак, шуңа күрә халыктан сакчыллык һәм сабырлык сорала, дип авылдашларына мөрәҗәгать иткән Сафиуллина, контейнерларга, каты көнкүреш калдыклары өчен билгеләнгән булуы һәркемгә мәгълүм булуга карамастан, бер көн эчендә Гагарин урамында яшәүчеләр төзелеш материалы ыргытырга, ә Вахитов урамы халкы исә гомумән тирес тутырып куярга өлгерүен тәнкыйть итте. Елның-елында мал саны кимүче җирлектә тирескә хаҗәт зур булырга тиеш тә бит югыйсә... Район спартакиадасында спортның күп төрләре буенча беренчелекне яулап килүче ютазылылар, бактың исә, суда йөзүдә һәм җиңел атлетикада гына көндәшләреннән калыша икән, бәлкем аларга, аеруча соңгысына, чүп контейнерларына тиеш булмаган әйберне йөгерә-атлый ташучыларны җәлеп итәргә кирәктер? Җәмгыятькә, беренче чиратта, сәламәтлеккә файдалы шөгыль белән мавыккан кешенең яман гадәткә вакыты да, теләге дә калмый. Сүз уңаеннан, Ютазы җирлегендә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, аны тагын да үстерү максатында шактый эшләр башкарыла. Узган елда түбәсе өр-яңадан ябылган мәдәният йортының икенче катында урнашкан спорт залында бүген балалар һәм үсмерләр шөгыльләнә, Кымыз-Тауда урнаштырылган универсаль спорт мәйданчыклары да күпләр күңеленә хуш килә. Былтыр чаңгы трассасына ике чакрым электр уты сузылган, хәзер анда чаңгычылар тәүлекнең караңгы чорында да ярышларга әзерләнә ала. Чөнки аларны алда зур вакыйга көтә - февраль аенда "Кымыз-Тау" спорт базасында республика ярышлары узачак. Инде берничә ел рәттән чаңгыда узышу буенча республикада команда беренчелеген яулап килүче тренер Таһир Гыйздетдинов тәрбияләнүчеләренә Рөстәм Нуриев бу юлы да зур өметләр баглавын хәбәр итте. Ул узган уку елында дәүләт имтиханнары нәтиҗәсендә йөзәр балл җыйган ике укучы тәрбияләгән Ютазы урта мәктәбе коллективы белән дә горурлануын белдерде.

- Мәктәп бүген үз спорт залына мохтаҗ. Һәм без аны якын киләчәктә төзи башлуны үз бурычыбыз итеп алабыз, - дип сүзен йомгаклады район

башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев