Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылы халкы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте

Ютазы авылы халкы күңелендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг Бөек Җиңү коралы символы - гаубица монументы ачу белән дә истә калды.

Урта мәктәп укучыларыннан торган Үлемсез полк йөреше белән башланган митингта Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен авылдашларын Бөек Җиңү бәйрәме белән Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, район башлыгы Рөстәм Нуриев, фермер Альберт Вафауллин, башлангыч ветеранар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина котлады. Яу кырында ятып калган якташлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, зәңгәр күккә төсле шарлар күтәрелде. Яшь буын вәкилләре - мәктәп укучылары тирән эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Балалар тәкъдим иткән һәм җыр, һәр бию сугыш темасы белән үрелгән иде. Аеруча Дайана Ямалтдинова, Аяз Хөснетдинов чыгышлары, белмим, кемнең генә күңелен тетрәндерми калды икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев