Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы авылы мәдәният йортына капиталь ремонт керәчәк

Ютазы авылы мәдәният йортына быел капиталь ремонт керәчәк.

Бу хакта Ютазы мәйданчыгында узган праймеризда район башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте. Авылның мәдәният учагын ремонтлау чыгымнарын Татарстан нефтьчеләре үз өсләренә ала. Бинаның түбәсе ремонтланачак, тәрәзәләр, ишекләр алмаштырылачак. Мәдәният йорты белән бер түбә астында булган спортзалда чишенү һәм санузель бүлмәләре ясау күздә тотыла. Авылда башка төрле төзекләндерү эшләре дә күреләчәк: тротуар салыначак, юллар ремонтланачак, чаган агачларын кисү буенча өмәләр узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев