Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылы янгын сагы хезмәткәрләре җирле мәктәпнең әти-әниләр җыелышында катнашты

Ютазы авылы янгын сагы хезмәткәрләре җирле мәктәпнең әти-әниләр җыелышында катнашты.

Авылның сак буенча аерым бүлеге начальнигы Ринат Раянов әти-әнилә игътибарына республика һәм район территориясендәге янгыннар статистикасын җиткерде, янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен, янгыннар чыгуның аеруча еш була торган сәбәпләрен, бәла килеп чыккан очракта эш итү тәртибен һәм экстрен хезмәтләрне чакыру кагыйдәләрен аңлатты. Чыгыш барышында шулай ук балаларның ут белән шаяруы кебек әһәмиятле тема кузгатылды.

Әти-әниләргә һәм педагогларга шулай ук сулыклар янында куркынычсызлык саклау турында искәрттеләр. Бу аеруча балалар ачык һавада булырга яраткан хәзерге чорда зур әһәмияткә ия. Катнашучыларга торак фондының янгын куркынычсызлыгы һәм язгы ташу вакытында үзеңне тотыш кагыйдәләре буенча белешмәлекләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев