Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы авылында яшәүче Ягъфәр Сираҗ улы Сираҗов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ягъфәр ага бер яше тулып аз гына вакыт үткәч, ятим кала, өлкән апасы һәм абыйсы белән тутасында үсә. Сугыш елларында үсмер башка яшьтәшләре кебек колхозда эшли, уналты яшендә армия сафларына чакырыла. Ике ел Балтик буенда пехотачы булып хезмәт итә, аннары Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Ягъфәр Сираҗ улы фронтка эләкмәсә дә, аңа...

Ягъфәр ага бер яше тулып аз гына вакыт үткәч, ятим кала, өлкән апасы һәм абыйсы белән тутасында үсә. Сугыш елларында үсмер башка яшьтәшләре кебек колхозда эшли, уналты яшендә армия сафларына чакырыла. Ике ел Балтик буенда пехотачы булып хезмәт итә, аннары Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Ягъфәр Сираҗ улы фронтка эләкмәсә дә, аңа җиде ел буе хезмәт итәргә туры килә. Демобилизациядән соң, ул шофер булып эшләргә хыяллана, өч тапкыр Мамадыштагы машина йөртүчеләр курсларына эләгергә тырышып карый, әмма әле сәламәтлеге кыен хәлдә калдыра, әле үзе артык намуслылыгы аркасында башкалар кебек җидееллык белемем бар дип алдый алмый. Шуңа да карамастан, ихтыяр көче аркасында ул максатына ирешә һәм, нәтиҗәдә, утыз тугыз елга якын Урыссу автотранспорт предприятиесендә зур йөк машиналарын йөртүче булып хезмәт куя. Ягъфәр Сираҗов күп тапкыр социалистик ярышлар җиңүчесе, хезмәт ветераны.

Ун ел элек Ягъфәр аганың тормыш юлдашы дөнья куйган. Иренең даими командировкаларын сабырлык белән кичергән сөекле хатыны Җәмилә белән алар 56 ел иңгә-иң тормыш көткән. Сираҗовлар ике кыз тәрбияләп үстергән, кече кызлары хәзерге вакытта әтисеннән ерак яшәми һәм аны кайгыртучанлык белән чолгап алган.

Юбилее көнендә Ягьфәр Сираҗ улын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Светлана Пройдакова, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина тәбрикләде. Илнең барлык озын гомерле затлары кебек үк ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан игелек һәм сәламәтлек теләкләре юлланган хат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев