Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы авылыннан Гүзәл һәм Таһир Гыйздетдиновлар йорты - иң матурларның берсе

Ютазы авылыннан Гүзәл һәм Таһир Гыйздетдиновлар йортында булу безнең тагын бер фикерне ныгытты: матур яшәү өчен моны теләргә кирәк.

Йорт яны территориясендә утыртылган хуш исле юкәләр янына җиткәндә кояш үзе эссесен киметкән кебек тоелды. Бөркү көндә салкынча күләгә биргән агач астында ял итүдән дә рәхәтрәге бармы? Ә инде ишек алды үзе аллы-гөлле чәчәкләр күркәмлеге белән күзне камаштырды - петуньяларның кызыллары да, сарылары да, хәтта каралары да бар иде, розалар, яран гөлләре һәм башка чәчәкләр - оҗмах бакчасы диярсең. Чәчәк үсентеләрен йорт хуҗабикәсе үзе үстерә. Бөтен әлеге фауна гаилә башлыгы төзегән йортның һәм йорт корылмаларының архитектур "йөзенә" алыштыргысыз өстәмә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев