Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы элеваторы– югары бәягә лаек

Ютазы элеваторы амбарларында, сишәмбе, 29 июльгә булган мәгълүматлар буенча, 5 мең 343 тонна яңа уңыш бөртеге саклана.

Беренчеләрдән булып ашлык ташый башлаган "Таң" җәмгыяте китергән 109 тонна, "Уңыш" җәмгыяте тапшырган 41 тонна арыш тулысы белән А группасы таләпләренә туры килгән. Сишәмбе көнне Тукай исемендәге агроколлектив алып килгән уҗым бодае да югары сыйфатлы, дип хәбәр итте элеватор директоры Гөлүсә Дәүләтшина. Сүз уңаеннан, быел ашлык саклаучы предприятиеләрнең уракка хәзерлеген ачыклаучы республика комиссиясе бик кырыс таләпләрне алга куеп эшләгән һәм беренче тапкырдан югары бәягә лаек дип табылганнар арасында Ютазы элеваторы да булуы коллективның үз бурычларын намус белән үтәве турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев