Ютазыдан Ралина Гәрәева һәм Марат Садыйков Сәнгать осталыгы буенча республика смотрында катнашканнар
Ютазы мәктәбенең 2б сыйныфы укучылары Ралина Гәрәева һәм Марат Садыйков Казанда узган Сәнгать осталыгы буенча республика смотрында катнашкан.
ЮХИДИның Ютазы бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче оешмалар, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаилә әгъзалары арасында ел саен үткәрелә торган бәйге быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Безнең район "йолдызчыкларының" чыгышы тамашачылар һәм абруйлы жюри тарафыннан югары бәяләнә. Котлаулар церемониясе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең актлар залында уза. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе начальнигы тантаналы шартларда Ралина һәм Маратка "Хореография" номинациясендә III дәрәҗә дипломы һәм истәлеккә бүләкләр тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев