Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы район халкын Россия көне берләштерде

Узган ялларда райондашларыбызны ирек, гражданнар арасында килешеп яшәү бәйрәме берләштерде.

1994 елда Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин указы белән 12 июнь көнен Дәүләт суверинеты турында декларация кабул итү көне дип игълан ителде. Бүген бу көн - милли берләшү символы. Узган җомгада безнең районда дәүләт бәйрәменә багышланган чараларның тулы бер комплексы үткәрелде. Әйтик, яллар алдыннан район үзәгендә яшәүчеләр балалар паркында җыелдылар, аларны бай программа көтә иде. Сәхнәдән балалар җыр коллективлары һәм район мәдәният йорты артистлары башкаруында патриотик җырлар яңгырады, бу вакытта исә яшь урыссулылар илебез турында төсле меллар белән хикмәтле рәсемнәр төшереп, үзләрен рәссамнар ролендә сынады. Чара тәэсирле тәмамланды: Россия әләме төсләрендәге шарлар күккә очырылды. 12 июннең бәйрәм кичендә исә район мәдәният йорты мәйданында урыссулылар район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Вәдигуллинның мөрәҗәгатен ишеттеләр:

- Әлеге көн - безнең күпмилләтле илебездә яшь, әмма иң әһәмиятле бәйрәм. Державаның көче һәм дәрәҗәсе һәр гражданинның уңышларына һәм хезмәтенә бәйле, - дип ассызыклады чараның хөрмәтле кунагы.

Бәйрәмнең кызган мәлендә тамашачылар тематик викторина сорауларына җавап бирделәр. Дөрес җавап бирүчеләргә дәүләт символикасы стилендә кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Чараның күңел ачу өлеше төрләндерелгән иде һәм Урыссу тамашачысының күңеленә хуш килде: кемдер вальс әйләнде, кемдер ватан турында җырларның таныш юлларны кушылып кабатлады.

Россия көнен бәйрәм итү район үзәгендә генә үтмәде: барлык авыл клубларында һәм мәдәният йортларында чаралар һәм дискотекалар узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев