Ютазы районы аналарына – “Сабый тартмасы”
Бүген районда моңарчы тарихта булмаган күңелле вакыйга булды - башкарма комитетының утырышлар залына җыелган күп балалы һәм аз керемле әниләргә "Сабый тартмасы" өләшенде.
"Синең файдага" хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла башланган социаль проект кысаларында алты яшь анага "Сабый тартмасы»н район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тапшырды. Сүз уңаеннан, 2017 елның мартыннан Казан каласы чикләрендә эшли башлаган проект, ниһаять, безнең Ютазы районына да килеп җитте. Хәйрия фонды тарафыннан барлыгы тапшырылган 1400 тартманың 438ен республика районнарында яшәүче гаиләләр кабул иткән.


Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев