Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы ата-аналары төзәлергә ашыкмый

Балигъ булмаган балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең бүгенге утырышында биш административ беркетмә тикшерелде.

Аларның бөтенесе дә балигълык яшенә җитмәгән балаларны тәрбияләү бурычын җиренә җиткереп үтәмәгән әти-әниләр мөнәсәбәтендә төзелгән иде. Яңа Каразирек авылыннан комиссия әгъзалары каршына кереп баскан үсмер берьюлы ике закон бозган: правасы булмаган килеш транспорт белән идарә итү өстенә, ул әле салган да булган. Дүрт әти-әни даими рәвештә алкоголь эчемлек куллану нәтиҗәсендә амораль тормыш алып баруда гаепләнде. Район мәгариф бүлеге начальнигы, комиссия рәисе Тамара Романова җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары һәр беркетмә буенча тиешле карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев