Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы районы башлыгы медицина хезмәткәрләрен тәбрик итте

Медикларыбызга иминлек юлдаш булсын! Киләсе ялларда медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Сәламәтлек саклау, мөгаен, һәрвакыт катлаулы, каршылыклы өлкәләрнең берсе булып каладыр. Ул медицина хезмәткәрләреннән зур җаваплылык, үз белемнәрен даими камилләштерүне, хастаханәләрнең һәм дәваханәләрнең заманча җайланмалар белән техник баетылганлыгын таләп итә. Район медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, район хастаханәсендәге дарулар белән тәэмин итү, хезмәтләр күрсәтүгә бәйле позитив алга китешләрне билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Хөрмәтле район медиклары, сезгә нык сәламәтлек, дөньядагы барлык игелек-иминлекләрне һәм медикларны барлык заманнарда да яхшы яктан тасвирлаган сыйфатларга ия булуыгызны телим! Райондашларыбызга исә сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк игътибар бирүләрен һәм хастаханә ишекләрен профилактик максатларда гына ачуларын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев