Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективы яфраказык әзерләргә кереште
Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективы район терлекчелек хуҗалыклары өчен яфраказык әзерләргә кереште.
Өмәдә катнашучының һәрберсенең үз бурычлары бар. Ир-егетләр, нигездә, ботакларны кисәләр һәм ачык урынга чыгаралар, хатын-кызлар аларны ике "көлтә" итеп бәйли. Коллективның бер тапкыр урманга баруында гына да, "Уңыш" җәмгыяте өчен кышкы чорда бик кирәкле, кыйммәтле, витаминнарга бай 800 килограмм мал азыгы әзерләнгән. Яфрак-ботак берләшмә тарафыннан июнь һәм июль айларында әзерләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев