Ютазы районы егетләре хәрби хезмәткә китә
Бүген районда көзге чакырылышта егетләрне хәрби көчләр сафына озату көне узды.
Көннең беренче өлешендә егетләр "Олимп" спорт мәктәбе стеналары артында спортның дүрт төре - озынлыкка сикерү, аркылы борыста һәм идәннән күтәрелү, гер күтәрү буенча көч сынашты. Иң көчлеләр, өлгерләр, җитезләр дипломнар белән билгеләнде. "Урыссу" кафесында корылган чәй табыны артында очрашкан булачак солдатларны сәламләгән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илгиз Мортазин, районда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Римма Муллагалиева, район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Николай Гребенюк, Роман атакай телендә бер генә теләк яңгырады - исән-сау туган җиребезгә әйләнеп кайтыгыз! Баулы һәм Ютазы районы буенча хәрби комиссар Илшат Халитов якын көннәрдә армия сафларына китәчәк егетләргә повесткалар тапшырды. Призывник көнен оештырган район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре, мәдәният йорты артисталары булачак солдатларга иң матур җырларын бүләк итте.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев