Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы халкы бәйрәм алды ярминкәсендә

Шимбә көне бистәсе базарында авыл хуҗалыгы тауары җитештерүчеләр катнашында ярминкә узды.

Әле күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, сәүдә өчен шартлар тудырылып, территориясе төзекләндерелгән базарда бер сафка тезелгән автолавкалардан ит, сөт, кош-корт сатып алырга мөмкин булды. Әйтик, Акбаштан фермер Әнәс Тимербаев бик яхшы ит һәм сөт белән сәүдә итте. Әбсәләм авылы фермеры Рөстәм Вәлиев бу юлы ит кенә сатып калмады, кирәк кеше аның автолавкасыннан бодай да юнәтә алды. "АгроМир" җәмгыяте, һәрвакыттагыча, ярминкәгә сыйфатлы ит белән килде. "Кәрәкәшле" хуҗалыгы халыкка сарык ите тәкъдим итте.

Һәр ел фасылының үз яме булган кебек, һәр чор ярминкәсенең дә үз асылы бар. Алтын көзләрдә уза торганы кыр һәм бакча сый- нигъмәтләреннән сыгылып торса, язларын, аеруча шәхси ярдәмче хуҗалык белән яшәүче халыкның әле яңа гына шытып килүче яшел үлән өстенә сап-сары "йомгаклар" җибәрәсе килә. Шимбә иртәсендә оештырылган ярминкәдә кош-кортның төрле "сорттагысын" сатып алырга мөмкин булды. Шәхси эшмәкәр Ришат Идрисов ике айлык үрдәк бәбкәләре, фермер Лениза Ильясова белән эшкуар Мәрданшин чебешләр белән сәүдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев