Ютазы районы халкы чернобыльчеләрне искә алды
Бүген Ютазы районы халкы Чернобыль атом электр станциясендә булган авариянең 32 еллыгын билгеләп узды.
Митингта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде.
- Кешелек тарихында 1986 елда булган әлеге коточкыч вакыйга бар дөньяны тетрәндерде. Кызганыч, совет хөкүмәте боерыгы белән гражданлык бурычын үтәгән райондашлар сафы елдан-ел кими бара. Без, бүгенге буын кешеләре, яшьләр әлеге аварияне онытырга хаклы түгел, - диде ул.
Районның "Чернобыль" берләшмәсе рәисе Андрей Смоленцевка бу иртәдә чыгыш ясавы икеләтә авыр бирелде. Әлеге җирләрдә дүрт ел ярым хезмәт итеп кайткан, бу һәлакәтнең кешелек дөньясына никадәр афәт алып килүен үз күзләре белән күргән шәхес ул.
- Бүген бәйрәм түгел. Бүген хәтер көне. Гасыр афәте булган урында булган полкташларым белән әлеге датаны искә алырга, кайгыбызны уртаклашырга ел саен менә шулай күп санлы якташлар җыелуы күңелгә үзгә бер җылылык өсти, - дип сөйләгәндә аның тавышында дулкынлану сизелеп торды.
Митингта катнашучылар Чернобыль атом элект станциясе нәтиҗәләре аркасында һәлак булган якташларны бер минут тын калып искә алды. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә әлеге һәлакәткә катнашучылар арасыннан районда 28 кеше исән. Әлеге батыр йөрәкле кешеләр хөрмәтенә, вафатлар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә рәхмәтле буын кызыл кәнәферләр салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев