Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы районы халкы хәтер йомгагын сүтә

Ютазы районы үзенең тарихи исемен кире кайтаруга быел 25 ел тулса, ТАССР оешуга - 100 ел.

1989 елның көзе, тугызынчы сыйныфта белем алган чор. Безне, атаклы "Кавказкая пленница"дагы кебек, комсомол, спортчы булган һәм инде чибәрлек ягыннан да алай төшеп калмаган берничә кызны, анкета тоттырып, урам әйләнергә чыгарып җибәрделәр. Без авыл халкының Баулы районыннан Ютазы районының кире аерылып чыгуына карата фикерен белергә тиеш идек. Өйдән-өйгә йөрибез, әлбәттә, никадәр күп табиб, шуның кадәр күбрәк диагноз дигәндәй, фикер-теләкләр дә шактый яңгырады. Гомер бакый авыл производствосында бил бөккән бер апаның: "Элек-электән үк Ютазы зонасына кергән хуҗалыклар көчле булды, көмешкә куып, эшләмичә баеп ятучы авыллардан башка да яши алачакбыз без", - дигәне хәтердә бик яхшы сакланып калган.

- Районны бүлә башлагач, аның оешма һәм учреждениеләрен дә аерып оештырырга кирәк булачак. Бу бик тә мәшәкатьле һәм чыгымлы чара инде... - диде олыгаеп баручы, күпне күргән агайларның берсе.

Әлбәттә, анкетага теркәлгән барлык уй-фикерләр бүген инде истә калмаган. Бәлкем, безнең укучыларыбыз күңелендә сакланучы хатирәләр бардыр? Юбилейлы ел уңаеннан бәлкем сезнең әйтер сүзегез бардыр? Район гәҗите битләрендә без "Хәтер саклый хатирәләрне" исем астында рубрика ачабыз. Үткәнен белмәгән милләтнең киләчәге юк диләр. ТАССР тормышы, Ютазы районы оешу белән бәйле истәлекләрегезне башкалар белән дә уртаклашу өчен бу менә дигән мөмкинлек. Языгыз, хәбәр итегез, тарих битләренә тагын бер кат күз салыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев