Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы районы халкы - Пасха бәйрәмендә

Район мәдәният йорты мәйданына җыелган дистәләгән урыссулылар Якты Пасха иртәсендә яңгыраган барлык чыгышларны алар яратып, бер итеп кабул итте.

Ә бәйрәм программасы, чыннан да, якты, тәэсирле концерт номерларыннан торды. Чиркәү хоры белән башланган бәйрәмне "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле дәвам итте. Алар башкарган рус биюе иртәдән үк көйсезләнеп торган көнгә кояш нурлары кебек үтеп керде. "Истоки" ветераннар халык хоры, һәрвакыттагыча, үзенең халыкчан, дәртле җырлары белән күңел күтәренкелеге бүләк итсә, "Семь нот" ансамбленең кечкенә артистлары да һәркемне елмаерга мәҗбүр итте.

Котлау өчен сүз алган Изге Николай чиркәве рухание Роман атакай да Христос яңадан терелгән көнне олысына һәм кечесенә бетмәс-төкәнмәс шатлык, сәламәтлек теләде.

- Бу бәйрәм иртәсе безгә мәрхәмәт алып килсен һәм без башкаларга да шәфкатьле була белик. Чөнки безнең тирә-ягыбызда ярдәмгә, бер җылы сүзгә мохтаҗ кешеләр бик күп, - дигән теләктә калды ул.

Район мәдәният йорты артистлары сәхнәләштергән күренешләр дә дуслык, туганлык, бер-береңне кичерә белү кебек олы хисләрне күңелләргә җиткерә алды. Пасха викторинасы, тематик уеннар нәкъ менә кешелек дөньясына хас булган әлеге күңел сыйфатларын уятты, аларны тагын бер кат тәрбияләде, әлеге Олы һәм Якты Пасха көнендә һәркемне бәхетле булырга чакырды. Ә инде ахырда өләшенгән зур булмаган күчтәнәчләр - төсләргә манылган йомыркалар, кәнфит һәм куличларны зур итеп кабул иткән олысының һәм кечесенең күзләрендә шатлык нурлары балкыды. Әйе, бәхет өчен күп кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев