Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы районы халкы сайлауларда зур активлык күрсәтә

Бүген районның сайлау участокларында иртәнге сәгатьтә үк зур җанлылык хакимлек итте - төшке аш вакытына Ютазы районы халкының 56 проценты үз тавышын бирергә өлгергән иде инде.

Ютазы авылы сайлаучыларын әле моннан берничә көн элек кенә үз ишекләрен ачкан мәдәният йорты артистлары сәламләде - алар халыкка ачык һавада концерт куйды. Шунда ук кайнар чәй тәкъдим ителде. Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина сүзләренә караганда, сайлаулар тыныч шартларда уза - 10 сәгатькә сайлаучыларның 38 проценты тавыш бирү участогына килеп өлгергән иде. Сүз уңаеннан, быел Ютазы авылы халкы Россия Федерациясе Президентын электрон сайлау җайланмалары ярдәмендә сайлый. Авылның иң өлкән кешесе Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы Хәйртдиновага сайлау комиссиясе әгъзалары йортта тавыш бирү мөмкинлеге тудырды. Берничә көннән 99 яшен тутыручы Бөек Ватан сугышы ветераны әлеге сәяси вакыйганы аек акыл белән кабул итте - үз кандитатурасына тавыш биреп, электорн сайлау приборына кыю басты.

Кәрәкәшле авылы сайлау участогы әгъзалары да, район матбугат басмалары вәкилләре белән берлектә, районның бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое Тәүзихә Гәрәй кызы Зарипованың өенә килде. Туксанынчы дистәсен ваклаучы хезмәт ветераны Россия Илбашлыгын сайлауның бөтен дәүләт өчен җаваплы вакыйга булуын аңлап эш итте. Сүз уңаеннан, мондый фикердә торучы кәрәкәшлелеләр шактый булып чыкты - 11 сәгатькә аларның 40 проценты үз тавышын биргән иде. Урамда күз ачкысыз буран булуга карамастан, ерак урамнарда торучылар аптырап калмаган - сауйлау участогына ат җигеп килүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев