Ютазы районы халкының керемнәрен күрсәтер вакыт җитте
Россиянең ТР буенча 17нче санлы районара федераль салым инспекциясе салым түләүчеләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе башлануын искәртә. Салым декларациясен үзең исәптә торган салым органына (яшәү урыны буенча) 2018 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча илтеп бирергә кирәк. Салым декларациясен шәхсән үзең, ышанычлы вәкил аша тапшырырга, почта яисә электрон...
Россиянең ТР буенча 17нче санлы районара федераль салым инспекциясе салым түләүчеләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе башлануын искәртә.
Салым декларациясен үзең исәптә торган салым органына (яшәү урыны буенча) 2018 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча илтеп бирергә кирәк. Салым декларациясен шәхсән үзең, ышанычлы вәкил аша тапшырырга, почта яисә электрон формада "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисы аркылы тапшырырга була.
Декларация тутыру өчен бланкларны салым органында яисә Урыссу бистәсе, Пушкин урамы, 105/1 санлы йорт адресы буенча урнашкан территориаль участокта бушлай алырга мөмкин.
2017 елгы керемнәр буенча салым декларациясен тутыру өчен www.nalog.ru Россия федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, "Физик затлар өчен программа чаралары" бүлегендә урнашкан махсус "Декларация 2017" компьютер программасын кулланырга киңәш итәбез.
Салым декларациясеннән чыгып исәпләнгән 2017 ел өчен бюджетка түләнергә тиешле гомуми салым суммасын түләүчегә, 2018 елның 16 июленнән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча түләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев