Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин Корбан-бәйрәм белән тәбрикли

Йортыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен!

Хөрмәтле дин кардәшләрем, райондашлар! Ихлас күңелемнән сезне Корбан-бәйрәм белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм Ислам диненең күп гасырлык гореф-гадәтләрен, аның югары әхлаки сыйфатларын чагылдыра. Корбан-бәйрәм изге Коръән китабының иң мөһим кануннарын - рухи сафлыкны, тынычлык сөюне, шәфкатьлелекне гәүдәләндерә. Кеше нинди генә дингә табынмасын, аларны үзара нәкъ менә шушы тормыш кыйммәтләре берләштерә, алар тынычлык һәм килешеп яшәү нигезе булып тора.

Район мөселманнары конфессияләр арасында аңлашу, уртак фикер булсын, дәүләт властьләре белән дини берләшмәләр элемтәсе ныгысын өчен саллы өлеш кертә. Ислам диненә табынучылар бер-береңә сабыр, түзем булуда, дини экстремизмга каршы гамәлләргә юл куймауда, гаделлеккә туры килми торган фикерләрне таратмауда зур роль уйныйлар.

Изге Корбан гаете көнне безнең һәрбарчабызга Ходай Тәгалә җан тынычлыгы, иртәгәсе көнгә ышаныч, яңадан-яңа казанышларга ирешүдә көч һәм акыл бирсен. Һәр йорт-җир иминлек, тынычлык нурларыннан балкысын. Ходай Тәгалә сезне үзенең хәер-фатыйхасыннан калдырмасын! Сәламәт булыйк, изге гамәлләр кылуны торак пунктлардагы мәчетләргә килеп, бәйрәм намазы укудан башлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев