Ютазы районы сәүдә объектлары тикшерелде
Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Ютазы районында күчмә чара оештырган.
Рейд «Агроторг» җәмгыятенең «Пятерочка» кибетләрендә һәм Урыссу бистәсенең авыл хуҗалыгы базарында урнашкан ике сәүдә объектында узган. Белгечләр бәяләр һәм социаль әһәмияткә ия булган халык куллану товарлары ассортиментына мониторинг үткәргән; ярлыклар, инструкцияләр, этикеткалар, җитештерелә торган продукция төргечләрен бизәгәндә, Татарстан Республикасындагы дәүләт телләренә кагылышлы кануннарның үтәлү-үтәлмәвен анализлаган; кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү максаты белән әлеге предприятие җитәкчеләре һәм сатучылар арасында укулар уздыруны тикшергән. Мониторинг барышында социаль әһәмиятле товарларга бәя арттыру очраклары теркәлмәгән.
Сәүдә хезмәткәрләре гамәлдәге азык-төлек товарларына бәянамәләрне дөрес итеп формалаштыруга һәм урнаштыруга, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, гражданнардан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр буенча аеруча да сөт продукциясен саклау срокларына төп игътибарларын юнәлткән һәм социаль яктан әһәмиятле булган товар төркемнәренә кагылышлы өстәмә хаклар буенча үз тәкъдимнәрен яңгыраткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев