Ютазы районы сәнгать осталары “Тирән тамырлар” фестивалендә
Халкыбызның гореф-гадәтләрен барлау максатында Әлмәт шәһәрендә тәүге тапкыр фольклор коллективлары арасында узган республиканың көньяк-көнчыгыш районнары белән беррәттән, безнең районнан утыздан артык артист катнашкан.
"Сердәш" иҗат төркеме татар халык җырларына тезмә генә башкарып калмаган, әлеге үзешчән сәнгать осталары "Катык тәмләү", "Әллүки" фольклор коллективы "Орчык бәйрәме" йолалары белән дә чыгыш тоткан. Руслан Исламов, Зәния Әфләтунова, Малик Миңнуллин, Мөнирә Хәнипова, Зөлфия Рәхмәтуллина, Наил Җәләев, Фәнис Нәбиуллин, Евгений Семенов Тәлгать Галләмов татар халык җырларын башкарып, тамашачының күңелен яулады, дип хәбәр иткән район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиеваның үзеннән башка кайсы гына мәдәни чара уза икән?! Фестивальдә ул халкыбызның иң моңлы җырларының берсе булган "Җидегән чишмә" белән сәхнә тоткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев