Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы районы укучылары – татар кызлары һәм татар уллары

Район мәдәният йортында кичә "Мин - татар кызы, татар егете" район бәйгесе узды.

"Татар кызы - татар егете - татармын", "Серле сандык", "Оста эшеннән билгеле", "Талантыңа җилкән тек, җил булмаса, ишкәк ал" номинацияләреннән торган бәйгедә ун мәктәп укучылары көч сынашты. Алар үзләренең сәнгатьле укулары, актерлык осталыклары белән татар халкы кызлары һәм улларына хас сыйфатларны, милли гореф- гадәтләрне, тарихыбызны ачып салырга тиеш булды. Һәм, әйтергә кирәк, бик күпләр бәйгегә зур иҗади хәзерлек белән якын килгән иде. Мәртәбәле жюрига иң яхшыларны бәяләү, әлбәттә, җиңел бирелмәде. Шулай да бәйге - бәйге инде. Җиңүчеләрне район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев