Ютазы районы ветераннары хөрмәтләнде
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән әзерләнгән азык-төлек җыелмалары кабул итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Вәдигуллин Бөек Ватан сугышы ветараннары Хөснулла Галимулла улы Галимуллинны, Миргасим Мөгътәсим улы Садыйковны район җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм шәхсән үз исеменнән Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте. Ул җиребезгә Җиңү язы бүләк иткән карт фронтовикларга күчтәнәчләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев