Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы яшьләре - үзләре сәламәт, үзләре шук

Узган шимбә иртәсендә "Дубравушка" лагеренда район яшьләре слеты узды. Чарада Урыссу химия заводы, "Электросоединитель" җәмгыяте, район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, Урыссу үзәк район хастаханәсе командалары катнашты. Яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова сәламләде.

Район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге көче белән оештырылган слет командаларның бер-берсен сәламләвеннән башлады. Егетләр һәм кызлар физик көчләрен гер күтәрүдә, аркылы борыста күтәрелүдә, коралдан атуда сынады. Хәтта балыкчылар бәйгесе дә яшь буынның сәләтен бәяләргә ярдәм итте. Шулай да командалар арасында узган стрит-бол - ин мавыктыргыч күренеш булды. Аркан тартышу да яшьләрдән бик күп эмоция һәм көч таләп итте. Командалар табын коруда һәм сәнгать осталыгында ярышты. Бик тә җанлы узган слетта кемнәр җиңде соң? Аларның исемнәре белән сез җомга көнне чыгачак гәҗит битләреннән таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев