Ютазы районы йолдызчыклары – “Йолдызлык” фестивалендә
Кичә район мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык - 2017" эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу туры узды.
Фестиваль кагыйдәнамәсенә ярашлы, төп сәхнәдә чыгыш тоткан малайлар һәм кызлар өч яшь төркеменә бүленде - йолдызчыклар кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәрендә чыгыш ясады. Алар нәфис сүз, җыр һәм бию осталыгында көч сынашты. Әлбәттә, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланган номерлар булган кебек, чиле-пешле чыгышлар да булуын ахырда җиңүчеләрне котларга дип сәхнәгә күтәрелгән жюри әгъзалары - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова һәм мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова да билгеләп узды. Фестиваль җиңүчеләренә исә алар дипломнар һәм грамоталар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев