Ютазы районы ЮХИДИе транспорт йөртүчеләргә тәкъдим итә
Дәүләти хезмәтләрнең бердәм порталы гражданнарга транспорт чараларын теркәү һәм машина йөртү таныклыкларын алу сорауларын аның аша чишү мөмкинлеген бирә.
Татарстан Республикасында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре тарафыннан гражданнарны Бердәм идентификация һәм аутентификация үзәгендә теркәү мөмкинлеге оештырылган, ул югарыда әйтелгән сораулар буенча электрон төрдә гариза биргәндә, алга таба файдалану өчен пароль алырга мөмкинлек бирә, дип аңлата районның ЮХИДИ җитәкчелеге. Ике минуттан да артмаган вакыттагы теркәлү өчен үзең белән паспорт, СНИЛС һәм мобиль телефон булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев