Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы районында 219 балага көмеш кыңгырау бүген тәүге тапкыр яңгырады

Урыссуның 4 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе сафы бүген 21 укучы белән туланды.

Мәктәп укучыларын, укытучыларны, әти-әниләре Белем көне белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте. Бәйрәм кунаклары - ТР Инвестицион-венчур фонды директоры урынбасары Арсен Савва, уку йортын шефлыкка алган "Теплосервис" МУП директоры Равил Гарипов, тимер юл станциясе начальнигы Фәрит Хәмидуллин һәм мәктәп директоры үзе Гөлназ Гыйльманова балаларга уңышлы ук елы, педагогларга - рәхмәтле укучылар, әти-әниләргә сабырлык теләде.

Әлбәттә, бәйрәмдә бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, дәртле шигырь юллары яңгырады. Әмма беренче дәрескә - тынычлык дәресенә дәшеп чыңлаган беренче кыңгырау - барыннан да якынрак һәм газизрәк тоелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев